"Китап тәмен укып бел"
Сеҗе китапханәсе күрше - тирә авылларга күчмә китапханә хезмәте күрсәтә. Мөрәле авылындагы китап укучыларга һәр ай саен китапханәче өйләренә китаплар илтә, мәктәп укучыларына китаплар мәктәптә бирелә. Балалар белән төрле темаларга масса-чаралар үткәрелә. Соңгы тапкыр укучылар белән “Китап тәмен укып бел” дип аталган китап укучылар конференциясе үткәрелде