Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

Мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, искечә яңа ел каршылау кичәсе үткәрелде. Бәйрәм күңелле уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Кечкенә балалар бик тырышып өйрәнгән шигырьләрен Кыш бабайга сөйләргә ашыктылар. Зурлар күптөрле уеннарда катнаштылар.

“Ак кар булып уйнап оча, Яңа ел шатлыклары” дип аталган китап күргәзмәсеннән  бик күп китаплар укылды, шигырьләре ятланды.