"Яңа ел бизәкләре"
Башлангыч сыйныф укучылары белән яңа ел бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Моның өчен балалар өчен куркынычсыз булган материаллар гына сайладык. Кәгазь, картон, җепләр һәм күркәләрдән бик матур уенчыклар ясадык. Өйдәге чыршыларын үз куллары белән ясаган уенчыклар бизәгәч, әти-әниләре дә бик сөенерләр дип уйлыйм. Уенчыкларны ясаганда "Салават күпере", "Тылсымлы куллар" журналлары файдаланылды.