Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Көзге фантазия"

       Сеҗе мәктәбендә, авыл китапханәсе белән берлектә, көзге бал үткәрелде. Балалар белән бергәләп табигый материаллардан кул эшләнмәләре ясадык, аларны китаплар белән берләштереп күргәзмә төзедек. Укучылар алтын көзне, мул уңышны мактап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Китапханәче Г.Ахмадеева күргәзмәгә күзәтү ясады. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.