"Китапханә - мәдәният учагы"
Бүген китапханәгә Сеҗе мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче җитәкчелегендә балалар Арча районының мәдәни үзәкләренә виртуаль сәяхәт иттеләр. Арча районы – музей, китапханәләре белән дан тота. Балаларга Арча ягы турында презентация, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Арча турында шигырьләр, җыр башкарылды, мәдәни көндәлекләренә күзәтү ясалды.