Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Ак калфакның табылган чагы"

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызларыиҗтимагый оешмасы Сеҗе авыл җирлегендә кунакта булып киттеләр. Без, җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре, кунакларны каршы алуда һәм масса-чаралар оештыруда актив катнаштык. Барлык чараларда да  Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Мәһдиев иҗатында халкыбызның гореф-гадәтләре, йола- бәйрәмнәре темасы чагылдырылды.