Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Өзелмәсен иде өметләр"

         Авылдашыбыз, язучы Г. Галиеванын тууына 90 ел тулу уңаеннан, китапханәдә аны искә алу сәгате үткәрелде.

           Гөлчәчәк апаның беренче китабы 73 яшендә басылып чыга!!! Татар әдәбиятында тиңе булмаган вакыйга бит бу. Шуннан соң бер – бер артлы китаплары чыгып кына тора. “Газзәбану” романы турында Фирдәвес Хуҗин:”Хатын – кызларыбызның хисләргә бай эчке дөньясын болай тирән ача алган әсәр укыганым юк иде әле минем”, - дип яза. Роман зур популярлык казана.

   Әхмәт абый белән Гөлчәчәк апа кешелекнең меңнәрчә еллык тарихы фонында караганда да иң шәп парларның берсе булгандыр  мөгаен. Аларның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.