Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Нур сибүче каләм иясе"

      Сеҗе гомуми белем бирү мәктәбендә, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе оештырылды.

      Йолдыз ханым әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе.  Шагыйрәнең  “Антенналы бәрәңге” китабы 1994 нче елда “Ел китабы”  республика конкурсында икенче урынны яулый. Бүгенге көндә  Йолдыз Шәрапова - балалар өчен язылган , һәркемнең күңеленә  якын булган  унбиш китап авторы. Шагыйрә 2002 нче елда республика журналистларының “Бәллүр каләм” бүләгенә, 2004 нче елда әдәби хезмәтләре һәм   “Колаклы коймаклар”  китабы өчен республиканың А.Алиш исемендәге премиясенә лаек була. Ул  озак еллар “Яшь ленинчы» («Сабантуй» )  газетасында эшләде.Соңгы елларда  “Шәһри Казан” газетасында  журналист булып эшли.

     Кичәдә, балалар  шагыйрәнең яратып өлгергән шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын башкардылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Йолдыз Шәрәпованың тормыш мизгелләрен һәм иҗатын чагылдырган фильмнардан өзекләр, презентация күрсәтелде. Шагыйрә балаларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.