Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Бәхет, шатлык алып кил, яңа ел!"

           Сеҗе мәктәбендә, авыл китапханәсе белән берлектә Яңа елны каршылау кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, сәхнәләштерелгән күңелле тамашалар күрсәттеләр. Кыш бабай белән кар кызы укучыларны 2017 елда ирешкән уңышлары белән тәбрикләделәр, бүләкләр бирделәр. Китапханәче дә узып баручы елда иң күп китап укыган балаларга бүләкләр тапшырды.