Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Шатлык туган көн"

       Мөрәле авылы мәчетендә, Сеҗе авыл китапханәсе белән берлектә, мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде. Кичәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турында хикәятләр сөйләнде, аның үрнәге нигезендә яшәүгә багышланган вәгазьләр тыңланды, мөнәҗәтләр җырланды һәм иң мөһиме салаватлар әйтелде. Китапханәче мәүлид ае турында чыгыш ясады, “Шатлык туган көн” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.