Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Гражданнар оборонасына өйрәнү - бик мөһим!

Бүген гражданнар оборонасы илнең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү системасының бер элементы, халыкның һәм экономиканың яшәешен тәэмин итү буенча дәүләт оборона потенциалының өлеше. Ул сугыш вакытында һәм тыныч тормышта халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауда залог булып тора.

Мәктәптә үткәрелгән гражданнар оборонасы укуларында Сеҗе авыл китапханәчесе дә актив катнашты.  Иң әһәмиятле  бурычларның берсе, халыкны күпләп юк итү коралыннан саклау белән бергә, бәла-казалар, зур аварияләр, катастрофалар китереп чыгарган куркынычлардан саклау һәм анда коткару, кичектергесез эшләр башкару  тәртибен кабат искә төшердек.