Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Любимая пресса - на все интересы"

 

17 майда Сеҗе авыл китапханәсендә «Яраткан матбугат – сезнең кызыксыну өчен»дигән әдәби сәгать узды. Чарага  Сеҗе гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм авыл яшьләре чакырылган иде. Газета һәм журналлар репертуары шактый кызыклы һәм төрле  иде. Бер-бер артлы “Идел”, “Ялкын”, “Сәхнә”, “ Мне 15” журналлары тәкъдим ителде. Һәр журнал турында нинди танып белү һәм күңел ачу материаллары барлыгы турында  китапханәче мавыктыргыч итеп сөйләде.  Бу журналлардан табышмаклар, уеннар, кроссвордлар чара программасын тулыландырды, яшьләргә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Шулай ук яшьләр кайсы басмада нинди оператив мәгълүмат табарга, кайсы журналлар иң кызыклы вакыйгаларны һәм аларның сорауларына җавап бирүче фактларны яктырта икәнен белделәр. Чара ахырында китапханәче һәркемгә яраткан матбугаты көткән уку залына ешрак килергә чакырды.