Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Туган авылымны ясыйм"

       

1 июнь-Балаларны яклау көне     

Бүген без асфальтта «Туган авылыбызны  ясыйбыз» дигән балалар рәсемнәре конкурсын оештырдык.

    Бу көнне балалар соры асфальтны җәйге якты болынга әйләндерделәр. Яшь рәссамнар мавыктыргыч шөгыльгә иҗади карашта булдылар һәм асфальтта кояш балкыды, чәчәкләр үсеп чыкты һәм йортлар барлыкка килде. Барлык рәсемнәр дә чын күңелдән белән ясалды: якты, кабатланмас, ә иң мөһиме - яратып.