"Россия - минем Ватаным"
Илебезнең бөек бәйрәме – Россия көне алдыннан, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә, Сеҗе авыл китапханәсендә «Россия – минем Ватаным” дип аталган, урта мәктәп яшендәге балалар өчен патриотик сәгать үткәрелде. Үсеп килүче буын өчен күңел ачу: уен программалары, викториналар һәм мастер-класслар үткәрелде. Балалар төрле тематик конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, Россия турында викторина сорауларына җавап бирделәр, рус матрешкаларын ясадылар һәм буядылар. Балаларга Россия көнен бәйрәм итү тарихы, илебезнең төп символлары – герб, флаг һәм гимн турында сөйләдек.
Россия көненә багышланган чара һәркемгә илебезнең үткәнен хөрмәт итү, бүгенгесе белән горурлану һәм бәхетле киләчәккә ышану мөһим һәм кирәклеген искәртте.