Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Кояш гомере телимен, әнием сиңа"

Сеҗе авылы китапханәсендә  әниләр бәйрәме 24 ноябрьдә узды. Әниләр өчен төрле конкурслар оештырылды, сый-нигъмәттән өстәлләр тулып торды. Сеҗе авылы китапханәчесе Гөлфинә Әхмәдиева:” Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп юатучы да бит син!” — дип, бәйрәм кичәсен ачып җибәрде. Гөлзада Җамалиева һәм Наилә Исламова башкаруында мөнәҗәт аеруча да тәэсирле булды. Бәйрәм булгач, уенсыз да булмый. Әниләргә, кызыклы табышмаклар да бирелде, кызыклы уеннар да уйнатылды.