Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"

 

Сеҗе авыл китапханәсе традицион рәвештә "Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз 2024" халыкара акциясендә катнашты, аның инициаторы-Самара областе балалар китапханәсе һәм ул Бөек Җиңү көненә багышлана. Акция кысаларында мәктәп укучылары өчен " Китап хәтерендә сугыш мизгелләре"дигән кычкырып укулар үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәк. Алар аша совет халкының батырлыгына хөрмәт, хәтер тапшырыла. Сугыш турында китаплар патриотизм һәм үз иле өчен милли горурлык хисе тәрбияли, вакытларның тере бәйләнеше өзелмәячәгенә өмет бирә.

Китапханәче балаларга сугыш турында, ни өчен аны Бөек Ватан сугышы дип атаулары, Җиңүнең нинди югары бәягә яулануы турында сөйләде. Аннары С.П.Алексеевның  “Генерал Панфилов”; А.Н.Печерскаяның  “Леня Голиков”, “Валя Котик” әсәрләреннән өзекләр укыды.

Балалар хикәяләрне һәм повестьларны кызыксынып тыңладылар, аннары укыганнары турында фикер алыштылар.