Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Милләтебез горурлыгы - Тукай туган көн бүген"

Габдулла Тукайның 138 еллыгы уңаеннан Сеҗе мәктәбендә балалар өчен әдәби уен үткәрдек. Уен башында балалар белән бергәләп Г. Тукайның иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Уенның икенче өлешендә балалар ике командага бүленеп ярыштылар.  Г.Тукайның тормыш юлы, шигырьләре, әкиятләре, мәсәлләреннән өзекләр сөйләнде. Китапханәче  “И, мөкатдәс моңлы сазым...” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.