Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

"Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан иткән иде. Бүген безнең зона бәйгесе Сикертән мәдәният йортында үтте.
Безнең Сеҗе авыл китапханәсе данын яклап, Ташкич авылыннан Нигаматҗановлар гаиләсе бик матур чыгыш ясадылар һәм "Гыйлемле гаилә" номинациясендә җиңүче булдылар. Чын күңелемнән сезне шушы җиңүегез белән тәбрик итәм һәм олы рәхмәтемне җиткерәм.