Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

«Китап – иң яхшы дус»

 

Сеҗе авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап – иң яхшы дус» әдәби уены узды. Чарага  Сеҗе гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар китапханәче үткәргән  уеннарда, конкурсларда һәм викторинада катнаштылар. Һәр укучы үзенең яраткан китапларын һәм аларның авторларын санап чыкты, ни өчен аларга бу әсәрләр ошаганын аңлатты. Шулай ук балалар өчен  яңа китаплардан” Яңа китап тылсымлы хәзинә” китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапханәче  аңа күзәтү ясады. Чара ахырында китапханәче барлык кызларга һәм малайларга балалар энциклопедияләре һәм белешмәлекләренең библиографик рекомендация исемлеге белән буклет тапшырды.