Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Милли ризык - табын күрке"

 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә “Милли ризык – табын күрке” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Кичәбез кунаклары һәркайсы милли ризыклар пешереп алып килделәр. Кичәдә татар халык ашларының үзенчәлекләре, пешерү серләре белән тәҗрибә уртаклаштык. Алар турында җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Китапханәче кичәне алып барды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Соңыннан алып килгән ризыкларыбыз белән чәй эчтек