Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Иҗат йомгакларын сүткәндә"

Сеҗе мәктәбендә авылдаш шигырь язучылар белән әдәби кичә үткәрдек. Кичәгә Сеҗе, Мөрәле, Ташкич, Починок Поник авылларыннан шигырь язу осталары чакырылды. Кичәне авыл китапханәчесе Г.Әхмәдиева алып барды. Кичәдә һәвәскәр шагыйрьләр үзләренең иҗат итә башлау тарихларын искә төшерделәр, беренче шигырьләрен, туган як турындагы һәм башка шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар аларның иҗатларын тыңлап хозурландылар. Кичәбез музыкаль номерлар белән үрелеп барды. “Илһам йомгакларын сүткәндә” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.