"Вакытлы матбугат - заман көзгесе"
Китапханәдә актив китап укучылар өчен «Вакытлы матбугат – заман көзгесе»
дип аталган библиография дәресе үтте. Кайбер журналларның барлыкка килү тарихына кыскача экскурсия ясалды. Китапханәгә килә торган газета-журналарга күзәтү ясалды, аеруча кызыклы дип табылган язмаларны кычкырып укыдык. “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Пенсионер дачник”, “Сәхнә” журналларын укучыларыбыз аеруча яратып укулары турында әйттеләр.