Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Волшебство Нового года"

 Яңа елга карата, балалар өчен,  “Волшебство Нового года” исемле бик матур китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә чыршы ботаклары, кулдан ясалган кар бөртекләре, мишуралар  белән бизәлде. Күргәзмә 3 бүлектән тора. Беренчесе  -  «В стране литературных героев» дип атала. Бу бүлектә, геройлары Яңа елны үз гаиләләре белән күңелле һәм мавыктыргыч каршы алучы һәм кызыклы маҗараларда катнашучы,  танылган балалар язучыларының китаплары белән танышып була.

Икенче бүлек  - «Праздник масок, мишуры и конфетти» дип атала. Бу бүлектә яңа ел бәйрәменең тарихы, гадәтләре белән таныштыручы, яңа ел өстәленә куярдай ризыклар рецептлары булган китаплар куелды.

Күргәзмәнең өченче бүлеге “Зимняя сказка” дип атала, анда кышкы маҗаралар турында әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр китаплары тәкъдим ителә. Матур итеп бизәлгән күргәзмә балаларга да олыларга да яхшы кәеф бүләк итеп тора.