Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Конституция - закон, по нему мы все живем"

 

12 декабрьдә Сеҗе авыл китапханәсендә урта мәктәп яшеyндәге балалар  өчен хокукый экскурсия узды. Чарага килүчеләр Конституциянең нәрсә икәнен, дәүләтебезнең Төп Законы кабул ителгәндә аның илебез тормышында нинди ролен белделәр, шулай ук слайд презентациясе ярдәмендә закон кабул итү тарихындагы ун кызыклы факт белән таныштылар. Бу бәйрәмнең барлык россиялеләр өчен нинди әһәмияткә ия булуы һәм аны ничек билгеләп үтү гадәте турында сөйләштек. Челленджны триколор тасмасы белән үткәрдек. Аннары, илнең Төп законы буларак Конституциянең мөһимлеге турында фикер формалаштыру, шулай ук актив гражданлык позициясен формалаштыру һәм хокукый культура күнекмәләрен үзләштерү максатыннан, бу тема буенча белемнәрен кечкенә викторина сорауларына җавап биреп тикшердек.