Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Кечкенә кешеләрнең олы хокуклары"

 

20 ноябрьдә Сеҗе авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «зур хокуклы кечкенә граждан» дигән танып белү сәгате узды. Китапханәче балаларны Бала хокуклары турында махсус балалар басмалары белән таныштыра: « Мои права », « Права маленького гражданина » Л. Татарникова, «Кеше хокуклары турында китап», «Сезнең хокукларыгыз» Е. Шабельник, «Я гражданин России » Н. Андрианова. «Золушка», «Маша һәм медведь» әкиятләре буенча викторина , шулай ук «Бала хокуклары әлифбасы» мультфильмындагы  Смешариклар балаларга нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын аңларга ярдәм итте. Балалар үз хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да актив фикер алыштылар,  мисаллар китерделәр. Ахырда әдәби геройларның хокуклары бозылган әкият турында фикер алышу булды.