"Каникуллар, каникуллар - бик күңелле чор"
Сеҗе авыл китапханәсендә, кышкы каникулларында балаларны китапханәгә тарту максаты белән, мультфильмнар күрсәтү оештырылды. “Как поймать перо жар птицы?”, “Иван царевич и серый волк” мультфильмнарының яңа версияләрен балалар бик яратып карадылар.
Балалар бик күп яңа китаплар да алып укыдылар. Ә каникулның соңгы көнендә Р.Вәлиева иҗаты буенча “Күпме уен, күпме җыр алып килде ЯҢА ЕЛ!” дип исемләнгән каникулны озату кичәсе үткәрдек.