Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Россиянең милли төсләре"

 

17 ноябрьдә Сеҗе авыл китапханәсендә яшьләр өчен толерантлык көненә багышланган?  «Россиянең милли төсләре»  дип аталган әхлак дәресе узды. Чарада китапханәче яшьләрне игелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәт турында гыйбрәтле хикәя белән таныштырды. Дөньяның төрле телләрендә «толерантлык» сүзенең нәрсә аңлатканын белгәч, бу төшенчәнең хәзерге кеше тормышында мөһимлеге турында үз фикерләрен белдерделәр.  Катнашучылар чәчәк моделен ясадылар, аның һәр яфрагына толерант кеше ия булырга тиеш сыйфатларны яздылар. Үзләре кылган изге гамәлләр турында сөйләделәр. Күрсәтелгән видеопрезентация яшьләрдә  интернационализм, аралашу һәм үзара аңлашуның коммуникатив культурасын тәрбияләүгә  юнәлдерелгән иде. Шулай ук «Комплиментлар» һәм «Тылсымлы микрофон» тематик уеннары уздырылды, алар алган тәҗрибәне ныгытырга һәм  яхшы кәеф заряды алырга мөмкинлек бирде. Уен ахырында катнашучылар кечкенә тест үтеп үзләренең   никадәр толерантлы булуларын тикшерә алдылар.