Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Народов много - страна одна!"

 7 ноябрьдә Сеҗе авыл китапханәсе мөдире Әхмәдиева Г. Б. «Зур этнографик диктант»акциясендә катнашты. Россия халыкларының мәдәнияте, тарихы, ата-бабаларының гореф-гадәтләре турында белемнәрен тикшерде.  Нәтиҗәдә Г.Б. Әхмәдиева 100 балл җыйды. Тест биремнәрендәге сораулар кызыклы һәм мавыктыргыч  иде.

Зур этнографик диктант бу мәгърифәтчелек проекты, аның бурычы катнашучыларны Россиядә яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыру, шулай ук диктантта катнашу этномәдәни грамоталылык һәм эрудиция дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. 2023 елда акция «Халыклар күп ил бер! " девизы астында узды».