Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Тревоги родного края"

 

Сеҗе авыл китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Туган як борчулары» экологик турниры узды.  Уен табигатьне саклауга багышланды. Катнашучылар өчен бу зирәклек, логика һәм командада эшләү осталыгы өчен үзенчәлекле сынау. Катнашучылар ике командага бүленеп, дүрт конкурста: интеллектуаль, туган якны өйрәнү, реклама, музыкаль һәм капитаннар өчен аерым конкурста ярыштылар. Уен кагыйдәләре буенча, дөрес җавап биргән очракта команда исәбенә баллар килә. Әгәр команда дөрес җавап бирмәсә, бу сорауга җавап бирү хокукы башка командага күчә.  Уенның җиңүчесе дип иң күп балл җыйган команда игълан ителә. 

Чараның икенче өлешендә  яшьләр урманның кеше тормышындагы роле турында видеоролик карадылар, кеше гаебе белән барлыкка килгән экологик проблемалар белән таныштылар һәм бу проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.