Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Хөрмәтләсәң олыны - олыларлар үзеңне"

 Өлкән кешеләр декадасы уңаеннан , китапханәдә “Хөрмәтләсәң олыны, олыларлар үзеңне” дип аталган ачык ишекләр көне үткәрелде. Беренче төркем өлкән кешеләр өчен әдәби сәгать  оештырылды. Анда китапханәче “Сөембикә”, “Гаилә учагы” журналларына күзәтү ясады. Кызыклы мәкаләләрне кычкырып укыдык, аларны анализлап әңгәмә кордык, тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек. “Сөембикә” журналының сентябрь ае санында чыккан,  А.Шакированың “Мәтрүшкәләр”не көйләп үстердем” мәкаләсен өлкәннәр аеруча яраттылар.

Ачык ишекләр көненең икенче өлешендә исә өлкән буын вәкилләрен компьютерда эшләргә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрелде. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Госуслуги порталын кулланырга өйрәттек. Госуслуги порталы -  врачка язылырга, айлык түләүләрне түләү өчен   бик җайлы икән дигән нәтиҗәгә килделәр өлкәннәребез.

Китапханәче барлык килүчеләрне яңа кайткан китаплар белән таныштырды. “Битлексез Фәнис Җиһанша”, Р.Ахиярованың “Жизнь.Творчество. Судьба” китапларын укучыларыбыз өйләрендә укырга алып та киттеләр.