"Шахмат тактасының сере"
Китапханәдә, «Шахмат тактасының сере» дип аталган мәгълүмати-танышу сәгать уздырылды. Китапханәче балаларны шахмат тарихы, шахмат тактасы һәм шахмат фигуралары белән таныштыра, китап күргәзмәсенә күзәтү ясый. Ребуслар һәм табышмаклар чишелде. Шахмат тактасы белән таныш булганнар шашка уйнадылар.