Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

«Терроризм – кешелек дошманы»

 Сеҗе авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Терроризм – кешелек дошманы» дигән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче Әхмәдиева Г.Б. җиребезнең барлык халыкларына бер-берсенең гореф-гадәтләрен, иманын хөрмәт итеп, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү никадәр мөһим булуы турында сөйләде. «Терроризм һәм шәхси иминлек», «урамда чит кешеләрне, хуҗасыз әйберләрне табуда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темаларына кагылды. Шулай ук балаларга террорчылык  куркынычы янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге искәртелде; мондый катлаулы ситуацияләрдә куркынычсызлык чаралары турында сөйләштек. Безнең чара – һәлак булганнар өчен кайгы һәм авырту, фаҗига корбаннарына теләктәшлек, террорга каршы протест һәм дөнья кешеләренең бу җинаятьчел акылсызлыкның үсүенә юл куймаячагына өмет. Шуннан соң чараның иҗади өлеше узды, ул «Без терроризмга каршы! " плакатын бергәләп ясаудан гыйбарәт иде.