Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Татарның милли кыңгыравы"

 

Сеҗе авыл китапханәсе, Гөберчәк авыл китапханәсе белән берлектә, Сикертән мәдәният йортында язучы Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча “Татарның милли кыңгыравы” исемле әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында язучының иҗаты, тормыш юлына күзәтү ясалды. Мәдәният хезмәткәрләре “Ефәк баулы былбыл кош” әсәрен сәхнәләштерделәр. Язучының “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар” әсәрләреннән өзекләр укылды. Кичә мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәрнең, мәктәп укучыларының матур җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең яшь буын өчен тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Киләчәктә дә язучының әсәрләрен яшь буын яратып укысын иде дигән теләктә калабыз.