Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Маҗаралар патшалыгында"

       Яңа уку елы башлану белән, балалар китапханәгә тагын да зуррак кызыксыну белән яңа китаплар, маҗаралы әсәрләр сорап килә башладылар. Шул уңайдан китапханәдә  “Маҗаралар патшалыгында” дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде. Балаларга А. Волковның “Волшебник изумрудного города” китабы тәкъдим ителде. Бу китапта авторның тагын “Урфин Джюс и его деревянные солдаты”, “Семь подземных королей» исемле маҗаралы  әкиятләре тупланган. Гөлназ Котдусова кыскача  “Сихерле ил”нең ничек барлыкка килүе турында сөйләде, китапка ясалган буктрейлер күрсәтелде. Балалар бик кызыксынып  А. Волков әкиятләрен һәм башка китапларны алдылар.