Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Сәламәтлеккә - әйе, наркотикларга - юк"

 

 

Китапханәдә, наркоманияне профилактикалау максатыннан, яшьләр өчен «Сәламәтлеккә – әйе, наркотикларга – юк» дигән дәрес – кисәтү үткәрелде. Балалар сәламәт яшәү рәвеше турында бик теләп сөйләштеләр. Чара барышында китапханәче һәркемгә әлеге тематика буенча безнең китапханә тарафыннан эшләнгән буклетлар таратты. Чара наркотикларга каршы видеоролик белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, без:

- һәркем үз сәламәтлеге һәм үз тормышы хуҗасы;

- сәламәтлек күп очракта һәр кешегә, аның яшәү рәвешенә бәйле;

- наркотикларның өметне, шатлыкны, ирекне, ә иң мөһиме-кешене гомердән мәхрүм итүен һәрвакыт истә тотарга кирәк дигән уртак фикергә килдек.