Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Укытучы - изге һөнәр"

 

Китапханәдә алтынчы сыйныф укучылары белән, “ Укытучы – изге һөнәр” дип аталган  китап укучылар конференциясе үткәрелде. Конференцияга кунак итеп укытучы Н.Мингазова чакырылды.  Чара барышында китапханәче балаларны мәктәп тормышы һәм укытучылар турында язылган китаплар белән таныштырды, аларга күзәтү ясады. Балалар язучы Ләлә Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика” һәм Делаэ Жилберның “Маруся в школе” китапларындагы  әсәрләрне укып,  эчтәлеген сөйләделәр. Делаэ Жилберның  “После уроков” әсәре буенча фикер алышу үткәрелде. Балалар үзләренең дәресләрдән соң вакытларын әсәрдәге балаларныкы белән чагыштырып карадылар.  Кунагыбыз Н. Мингазова балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде.