Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Что делать, если..."

        17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Китапханәдә, актив укучы балалар  өчен, «Что делать, если…» дигән ышаныч дәресе үткәрелде.  Филиал мөдире ышаныч телефоны барлыкка килүе турында сөйләде, ул беренче булып газетада үзенең телефон номерын бастырган Инглиз Чад Варе турында сөйләде. Балаларга ни өчен ышаныч телефоны кирәклеген, әлеге хезмәтнең нинди принцип буенча эшләвен һәм телефон консультантларыннан нинди ярдәм алырга мөмкинлеген аңлатты. Шулай ук балалар белән психологик тестлар һәм “Ромашка”, “Куллар кулда” дип аталган хәрәкәтчән уеннар үткәрелде.  Чара презентация карау белән  төгәлләнде.