"Җиңү тәрәзәләре"
Без иң якты, иң изге бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы бусагасында торабыз. Бу май көннәрендә Россиянең барлык төбәкләрендә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза.
Безнең китапханә, яшь укучылар Хуҗина И.һәм Гаптельбарова Г. белән бергә , бу акциягә, илебезнең яшәү һәм Ирек хокукын яклаган барлык сугыш геройлары истәлегенә кушылды.