Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"

 

Китапханә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган,  IV Халыкара акциядә балалар укуына ярдәм итү буенча зур масштаблы халыкара чарада катнашты.

 Кызганычка каршы, бу коточкыч вакыйгаларның шаһитлары саны кими бара. Нәкъ менә китаплар безгә сугыш, кешеләрнең батырлыклары, шул вакытны кичергән балалар турында белергә, аны тоярга ярдәм итә. Балалар М.Җәлилнең "Госпитальдән", "Каска", "Дуска", "Сержант"әсәрләрен кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар.

 Китапханәче балаларга һәр гаиләдә кадерле булган нәрсәләргә сак карарга кирәклеген аңлатты: фронттан килгән хатларга, фотоларга, медальләргә, орденнарга, алар гаиләләрдә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бу безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән кешеләрнең истәлеге. Очрашу ахырында акциядә катнашучылар сугыш елларында һәлак булганнарны искә алдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.