Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Сүнмәс йолдыз син - Тукай!"

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.

Безнең китапханә, Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан оештырылган “Әллүки” регионара онлайн-фестивальдә катнашты. 17 укучы баланың  Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләп төшкән видеоязмалары социаль челтәрләргә урнаштырылды. Алар барысы да катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.