Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

“Табигатьне саклаган – яшәешен аклаган”.

 

 

Мөрәле балалар бакчасында балалар өчен “Табигатьне саклаган – яшәешен аклаган” дип аталган экологик тәрбия сәгате үткәрелде.  Балаларга табигать кочагында үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Агачларның, үләннәрнең кешеләргә файдасы һәм ничек аларны дөрес итеп кулланырга? Табигатьтә була торган кызыклы күренешләрнең, мәсәлән, “чык кайчан төшә?”, ” яшен ничек барлыкка килә?”,  “томан нигә куера?”,  серләрен ачарга тырыштык. Тагын, аудиоязмадан кош сайравын тыңлап аның кайсы кош икәнен белдек һәм ул кошның фотосын дидактик карточкалар арасыннан эзләп таптык. Китапханәче балаларга  “Дүрт дус” татар халык әкиятен кычкырып укыды.