Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Чиксез галәм серләре"

         Космонавтика көне уңаеннан китапханәдә “Чиксез галәм серләре” дип аталган танып белү сәгате үтте. Балалар белән бергәләшеп викторина сорауларына җаваплар эзләдек. “Маленькие академики” журналындагы биремнәрне, кроссвордларны чиштек. Китапханәче балаларга космоска беренче булып очучы Ю. Гагарин турында сөйләде, кызыклы видеоролик күрсәтелде һәм “Космоска сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә  космос темасын яктырткан, күп төрле сорауларга җавап бирердәй әдәбият урын алган иде. “Энциклопедия от А до Я в вопросах и ответах”, “Астрономия и космос”, “Новая энциклопедия для любознательных” китаплары балаларны аеруча кызыксындырды.