"Туган якка солдат сәламе"
Сикертән мәдәният йортында"Туган якка солдат сәламе" дип аталган, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу кичәсе үткәрдек. Кичәне Сикертән авылының имам-хатыйбы Зиһаншин Мәүлид Мөбәрәкша улы ачып җибәрде, үзенең изге теләкләрен теләде. Егетләрнең әти-әниләре дә үзләренең теләкләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Кичәбез матур җырлар,биюләр, нәфис сүз белән аралашып барды. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә кичәбез тәмамланды.