Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Дәү әнидә кунакта"

Авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, балалар китабы атналыгы кысаларында, “Дәү әнидә кунакта” дип аталган әдәби уеннар мозаикасы үткәрде.  Китапханәче бер әкияттән өзекне укый һәм балалар белән шул өзекне “дәү әни” җитәкчелегендә сәхнәләштереп күрсәтәләр. Ике командага бүленеп  , ярыш формасында барды уеннар. “Курочка ряба”,  “Шалкан”,  “Теремок” һәм башка әкиятләр кычкырып укылды. “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Гөлбану” татар халык уеннары уйналды.