Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Ришвәт бирмә дә, алма да!

    Китапханәдә авыл яшьләре белән коррупцияга каршы көрәшү темасына түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә вакытында яшьләрне  газета – журналларда басылып чыккан саннар һәм фактлар  белән таныштырдык.   Яшьләрнең  дә бу турыда үз фикерләре күп булып чыкты, аларның  илдәге җитешсезлекләргә битараф булмаулары сөендерде. Әңгәмәбез ахырында  “Халык һәм хакимият вәкилләре арасында элемтәләрне ныгыту, халыкның хокукый белемен күтәрү кирәк. Республикада электрон хезмәтләрне популярлаштыру да коррупция очракларын кимүгә китерә,” – дигән нәтиҗәгә килдек.