Милли ризык - табын күрке
Республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, китапханәдә “Милли ризык – табын күрке” дип аталган әдәби кафе үткәрелде. Татар хатын-кызлары электән милли ризыкларны яратып, оста итеп пешергәннәр. Милли ризыкларыбызны замана балалары да, һәркайсыбыз яратып ашыйбыз. Кичәбезгә хатын-кызлар гөбәдия, ит бәлеше, чәк-чәк, кош теле һәм башка милли ризыклар пешереп алып килделәр. Кичә барышында хатын-кызлар ризык пешерү серләре белән бүлештеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, китапханәче оештырган кызыклы уеннар уйнадык, тизәйткечләр әйтештек, табышмаклар чиштек, җырлар җырладык. Соңыннан ризыкларыбыз белән тәмләп чәй эчтек.