Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Мы, парни бравые!"

          22 февраль көнне мәктәптә, авыл китапханәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» спорт бәйрәме узды. Стартка ике «Татулар» һәм «Кыюлар" командалары чыкты . Ярышларның программасы шактый бай булды. Командаларга йөгерү, сикерү бәйгеләре тәкъдим ителде, анда төгәллек һәм зирәклек күрсәтергә кирәк иде.