Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Укытучы образы балалар китаплары битләрендә"

 

1март көнне Сеҗе авыл китапханәсе педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясенә кушылды. Укытучы образын без  әдәби әсәрләрдә   очрата алабыз, аларның күбесе әдәбиятның «алтын фондына» керде. Укытучылар һәм аларның хезмәтләре турында күп шигырьләр һәм җырлар язылган, күп кенә кинофильмнар төшерелгән . Ә без мәктәпкә һәм укытучыларга багышланган иң танылган һәм гади,  яраткан һәм игелекле китапларны искә төшердек.

Китапханәче балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күңелле һәм мавыктыргыч әсәрләр буенча  кычкырып укулар үткәрде. Ахырда укылган әсәрләр буенча фикер алыштык.