Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Фирая Батршинаның укытучылар династиясе"

    "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" региональ проектын тормышка ашыру кысаларында, китапханә, олы сыйныф укучылары өчен,  “Фирая Батршинаның укытучылар династиясе” дип аталган тематик кичә үткәрде. Кичәдә китапханәче укучыларны Фирая Мухаметзяновнаның  укытучылар династиясе, иҗади хезмәтләре белән таныштырды. Ул җитәкләгән “Русская песня” ансамбленең чыгышлары күрсәтелде. Китапханәче тәкъдим иткән презентация кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.