"Иминлек серләре"
Мөрәле балалар бакчасында "Куркынычсызлык серләре" дип аталган танып белү сәгате үтте. Китапханәче балаларга боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында видеоролик күрсәтте.
Балаларны төрле җирдә хәвеф-хәтәр сагалап тора. Өйдә дә, мәктәпкә барганда да, ишегалдында уйнаганда да, ят кешеләр белән аралашканда да сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Чара “Куркыныч” – “иминлек серләре” – “мин болай итәм” форматында үтте. Л.Петрановскаяның “Что делать, если…», И.С.Артюхованың “Азбука безопасной жизни» китаплары кулланылды.